Җәмгыять
Чулпан Габделганиева: «Күңелдә соклану хисләре калды”
Казан юлындагы Ватан сакчылары һәйкәлен игьтибарсыз узып булмый. Бу паркта төрле хәрби хезмәттә булган чик гаскәрләрнең аерым урнаштырылган техникалары һәр берсе аерым якты истәлек булып тора.
Матур табигатьле, ак каеннар янында сыенып утырган бу паркны гел ерактан гына карап үткән чакта бер якыннырак килеп карасаң иде дип уйлый идем. Һәм көтмәгәндә,чик гаскәрләренең оставкадагы кече сержанты Ринат Зариповның ярдәме белән әлеге һәйкәлне барып күрергә насыйп булды. Әлеге сәяхәтемнең 12 нче август Хәрби һава көчләре көне уңаеннан үткәрелгән бәйрәмгә туры килүе шатлыклы вакыйгага әйләнде.
Бирегә хәрби хезмәттә булган чик гаскәрләре ел да үзләренең бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр икән. Бу һәйкәл алар өчен үткән мизгелләрен якты истәлекләр белән искә алырлык төп урынга әверелгән. Хәрби һава көчләре көне уңаеннан оештырылган бәйрәм кичәсе соклану хисләр калдырды. Очучы хәрбиләрнең бергә җыелып килгән дус-туганнарының да шат елмаюлары тирә-юньне бизәп торды. Һәркем үзенең туганы белән горурланды. Бәйрәмне җанландырып алып барган Ильмира апа Кузьмина һәркемне җырлатты, биетте. Ул биредә уза торган бәйрәмнәрне инде 3 ел алып бара икән. Бәйрәм программасы бик эчтәлекле иде.
Соңыннан Ринат абый һәйкәлнең төзелешен,бирегә урнаштырылган хәрби техникаларның һәрберсе белән аерым таныштырды. Гүзәл табигать кочагында ямь өстәп торган парк, юл аша үткәндә озатып калган Ватан сакчылары һәйкәле мәңге үз төсен, истәлеген жуймыйча озак саклансын иде.
P.S. Һәйкәлгә алып барып,истәлеккә дип фотоларга төшергән Ринат Зариповга зур рәхмәтемне җиткерәм.
Чулпан Габделганиева
Кариле авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев