Эшсезлек буенча пособие быел ничә сум булачак?
Пособие 2024 елда факттагы инфляция дәрәҗәсенә индексацияләнәчәк – Росстат мәгълүматларына караганда, ул 9,52 процент тәшкил иткән.
Эшсезлек буенча пособие быелның 1 февраленнән 9,5 процентка индексацияләнәчәк, аның максималь күләме 15 мең сумнан артып китәчәк. Бу хакта РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләделәр, дип хәбәр итә ТАСС. Бу хакта Татар-информ яза.
«1 февральдән 9,5 процентка индексациялибез. Максималь күләме 15 мең сумнан артык тәшкил итәчәк», - дип билгеләделәр ведомствода.
Пособие 2024 елда факттагы инфляция дәрәҗәсенә индексацияләнәчәк – Росстат мәгълүматларына караганда, ул 9,52 процент тәшкил иткән.
Барлыгы 1 февральдән Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча 40 тан артык социаль түләүләр һәм пособиеләр 9,5 процентка индексацияләнәчәк. Ил Хөкүмәтенең тиешле карарын РФ Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев