Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Фәйрүзә Зәкиева элеккеге хезмәттәшләрен кунакка җыйган

Өлкәннәребез элек эшләгән вакытларны, гомере буе Куныр авыл советын җитәкләгән Гыйльмулла абыйны искә алдылар. Урыны жәннәттә булсын, искә алуларыбыз дога булып ирешсен

Шода авылында яшәүче Зәкиева Фәйрүзә Гыйльмулла кызы Куныр балалар бакчасында бергә эшләгән хезмәттәшләрен, авыл советы хезмәткәрләрен очрашуга чакырды. Ул өлкәннәр һәм тәрбиячеләр көне белән котлады, истәлекләре белән уртаклашты.

Өлкәннәребез элек эшләгән вакытларны, гомере буе Куныр авыл советын җитәкләгән Гыйльмулла абыйны искә алдылар. Урыны жәннәттә булсын, искә алуларыбыз дога булып ирешсен.

Безне шундый мул өстәлләр әзерләп очраштырганы өчен Фәйрүзә апага олы рәхмәт, изгелекләре үзенә әйләнеп кайтсын, хәерле гомерләр теләп калабыз аңа.

Илзия Нәҗипова,

Куныр авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев