Фәрит Мөхәммәтшин белән Луиза ханым алтын туйларын билгеләп үтә
Җәмгыять

Фәрит Мөхәммәтшин белән Луиза ханым алтын туйларын билгеләп үтә

Бүген Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән Луиза ханымның кавышкан көннәре. Нәкъ 50 ел алар гаилә учагын торгызып җибәргән.

Бу хакта Фәрит Мөхәммәтшин инстаграмда хәбәр итте.

– Бергә озын гомер кичерү — зур бәхет һәм зур тырышлык! Луиза белән очраштырган язмышыма рәхмәтлемен! Лузага аңлаганы һәм терәк булганы өчен рәхмәт! Ф + Л = ❤️, — дип язган ул постында.

Без дә һәркем өчен үрнәк парга озын, бәхетле гомер телибез!

Фото: instagram.com

Ватаным Татарстан


Фәрит Мөхәммәтшин Горурланырлык шәхес алтын туй

Нет комментариев