Әгәр районда ялган аракы һәм башка төр алкогольле эчемлекләр сату турында белә калсагыз, кичекмәстән, "Халык контроле" нә хәбәр итегез.
ЕГАИС системасын, касса техникасын кертү кемнәрнедер хәмер сатудан баш тартырга мәҗбүр итсә, кемнәрнедер легаль булмаган алкоголь сату белән шөгыльләнергә илһамландыра. Сезгә мондый очраклар билгеле икән, үзегезнең гражданлык позициясен күрсәтеп, «Халык контроле»нә мөрәҗәгать итүегез сорала. Сәламәтлегегез белән уйнап, кемнәргәдер баерга юл куймагыз.
"Узган ел дәвамында "Халык контроле" аша 1 мөрәҗәгать керсә, быел андый мөрәҗәгатьләр әлегә күренми, - ди бу өлкәдә эшләүче белгечләр. - Шуны да искәртеп үтик, әлеге система аша кергән хәбәрләр исбатланган очракта, хәбәр итүчегә 2000 сум күләмендә акчалата бүләк каралган. Ялган аракы буенча "Халык контроле"нә язуны "чагу" дип карамаска кирәк, мәгълүматны вакытында җиткереп, күп кешенең гомере, сәламәтлеге хакына файдалы гамәл кылу ул."
Нет комментариев