Казанда «Тылсым» үзәге сәламәтлек үзенчәлекләре булган балаларга ярдәм итә
Хәзер үзәккә даими рәвештә 124 бала йөри. Әниләр өчен шулай ук төркемле психологик дәресләр дә оештырылган
Казанда «Игелекле Казан» оештырган «Тылсым» инклюзив үзәге эшли. Биредә сәламәтлек үзенчәлекләре булган балалар яшьтәшләре белән аралаша, үсә һәм көндәлек тормышта кирәкле күнекмәләр ала.
2024 елның сентябреннән үзәктә логопедлар, нейропсихологлар һәм адаптив физкультура белгечләре белән дәресләр уза. Аерым юнәлеш – укыту-тренировка фатиры, анда балаларны көнкүреш мөстәкыйльлегенә өйрәтәләр: гигиенадан һәм куркынычсызлыктан алып кибеттәге сатып алуларга кадәр.
Хәзер үзәккә даими рәвештә 124 бала йөри. Әниләр өчен шулай ук төркемле психологик дәресләр дә оештырылган.
2025 елда проект «Яшьләр һәм балалар» милли проекты ярдәмендә үткәрелә торган #мывместе халыкара премиясе финалисты булды.
Вести Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев