Казандагы яшь армиячеләр җыенында Балтач егетләре катнаша (+фото)
Җәмгыять

Казандагы яшь армиячеләр җыенында Балтач егетләре катнаша (+фото)

21 август көнне Казанда «Патриот» үзәге базасында атналык яшь армиячеләр җыены старт алды. Биредә Балтачтан да егетләр катнаша.

Әлеге җыенда моңарчы Балтач егетләренең катнашканы юк иде. Быел өч егетебез үзләрен хәрби яктан сынап караячак. Балтач гимназиясеннән Илсаф Шакиров, Илназ Федоров һәм Норма урта мәктәбеннән Никита Васильев җыенда хәрби белемнәрен генә ныгытып калмаячак, физик әзерлекле булуларын да исбатлаячак.имәк алар армия сафларына барганчы ук лаеш шулпасын тәмләп караячак.

- Мондый төр җыеннар егетләр өчен аеруча мөһим. Армиягә ныклы әзерлек мәктәбе, диләр егетләрнең әти-әниләре.

Ришат Шәйхиев фотолары.


250

Нет комментариев