Бинаның гомуми мәйданы – 3,9 мең кв. метр
Казанда Пушкин урамы, 30 адресы буенча урнашкан административ бинаны кунакханә итеп үзгәртеп коралар. Проект Дәүләт экспертизасының уңай бәяләмәсен алды. Тиешле мәгълүмат бердәм дәүләт реестры сайтында пәйда булды.
Проектның заказчысы – «Нордвестойл» җәмгыяте. Бинаның гомуми мәйданы – 3,9 мең кв. метр.
Хәзер бу адрес буенча «Нефть» кунакханәсе теркәлгән. Күрәсең, сүз реконструкциядән соң номер фондын киңәйтү турында бара. Әлмәттә дә шул ук исемдәге кунакханә эшли.
Бизнес онлайн
Нет комментариев