«Кеше китә – җыры кала» (видео)
Фаятыбыз китте, мәңгелеккә китте. Аның моңлы җырлары, кешелеклелеге, акыллы карашы, авыл халкына күрсәткән изгелекләре күңелләребездә мәңге сакланыр...
Кеше китә – җыры кала. Мөхәммәт Мәһдиевның бу сүзләре Фаятыбызга атап язылган кебек.
Гыйнвар аеның кояшлы матур көннәрендә авылыбыз зур югалту кичерде. Искиткеч кешелекле, гади, җыр-моңга гашыйк ир-егетләребезнең берсе – Фаят Хәбибуллин бакыйлыкка күчте.
Фаят – Шода авылында Каюм абый һәм Сания апа гаиләсендә туып-үсте. Ул кечкенәдән бик тырыш, пөхтә, җыр-моңга сәләтле булды. Үзлегеннән тальян-баянда уйнарга өйрәнде, матур итеп җырлый иде. Алдагы тормышында да сәнгатькә бәйле эшләрдә хезмәт куйды. Мәдәни чаралар, концерт-кичәләр, “Авыл көне”, “Сабантуй”, “Каз өмәсе”, “Кабак бәйрәме” һәм башка чаралар Фаятсыз үтмәде. Ул моңлы итеп җырлавы, тальян-баянда оста итеп уйнавы белән авыл халкының ихтирамын казанды.
Фаятыбыз китте, мәңгелеккә китте. Аның моңлы җырлары, кешелеклелеге, акыллы карашы, авыл халкына күрсәткән изгелекләре күңелләребездә мәңге сакланыр.
Бу язма Фаятыбызның рухына дога булып барып ирешсен. Мәрхүмнең гаиләсенә, туганнарына Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен.
Фәйрүзә Зәкиева,
Шода авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев