Күп зарлансаң...
Җәмгыять

Күп зарлансаң...

Килешәсездер, тормышта тоташ бар нәрсәдән дә, тирә-юнендәге бар кешедән дә зарланып кына торучылар бар.

Ил башлыгыннан алып, күршесен дә, гаиләсендәгеләрне дә, таныш-белешләрен дә гел тәнкыйтьләп, тиргәп кенә тора андыйлар. Әмма гел аһ-ваһ килеп торган мондый кешеләр бик тиз туйдыра, бу тоташ зарны бер тыңлап була, ике тыңлап була... Өченчесендә инде күңелдән булса да уйлана башлыйсың: "Бөтен кеше дә начар гына була алмый бит, бәлки гаеп үзеңдәдер? Бу урында син булсаң, нишләр идең икән... һ. б." Тора-бара юллар кисешкәндә дә сүзеңне кыскарак тотарга тырышасың, чөнки мондый кешеләр белән аралашкач, аларны тыңлаганнан соң күңелдә ниндидер авырлык кала. Һәр әйбернең чамасы булырга тиештер шул... Сөйләр сүзең, башкаларга әйтер фикерең юк икән (ә зарлану-тиргәүнең бер сәбәбе шул, миңа калса), һич югы эндәшмә. Башкаларның күңелен кайтармауның иң гади һәм җайлы ысулы бугай бу.

250

Нет комментариев