Мәгълүм булганча, бистәдә һәр пәнҗешәмбе икмәкханә каршындагы мәйданчыкта базар эшли.
Әйтергә кирәк, аның эшчәнлеге үскәннән-үсә бара. Тора-бара билгеле бер мәйданга да сыешмый башларга мөмкиннәр әле. Чөнки алыпсатарлар белән бергә шәхси хуҗалыкларда үзләре җитештергән продукцияне сатучылар күбәя. Һәрбер эшчәнлектәге кебек, үсеш барган саен фикерләр дә төрлеләнә, сораулар да арта. Шулай беркөнне редакциябезгә бер апа шалтырата. "Сеңлем, - ди.- Базарга йомырка сатарга бардым. Кырык дистә йомырка инде ул. Ярар, шуның янына кортымны да куйдым, ди... Мәйдан биләүчеләр 200 сум акча җыеп йөриләр. Һәр барган саен шулай. Яңгырлы көн иде, сатуым 450 сумга үтте. Хәзер мин 200 сумымны арендага бирсәм, үземә 250 сум гына кала булып чыга. Нәрсәгә җитә инде бу сумма...Пенсионер кеше мин, 8000 тирәсе пенсия алам. Әгәр пенсиям 20 000 булса, анда чыгып йомырка сатып та йөрмәс идем. Аз гына да акча булмас микән , дип йөрү иде инде...без, пенсионерлардан , 100 тәнкә генә алмаслар микән?.."
Шулаен шулай да, анысын урынны арендага бирүчеләр хәл итә инде. Янә тагын шалтыраталар...Радиодан урыннар бушка дип сөйләделәр бит, дип. Без инде мөхтәрәм радиобызга да мөрәҗәгать иттек, "эфир вакытларында әлеге базар темасына сөйләшүләр булды, әмма урыннар бушлай бирелә дигән җөмлә яңгырамады", дип белдерде районның "Кайтаваз" радиосы мөхәррире. Бәлки укчыбыз башка радионы тыңлагандыр, хәзер бит дулкыннар күп. Әлеге мәсьәләгә ачыклык кертү өчен район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисадый мәсьәләләр буенча урынбасары Илшат Галимуллинга да мөрәҗәгать иттек:
- Әлеге базар урынын башкарма комитет билгеләде, әмма ул " Икмәк" кулланучылар җәмгыятенең үз җире санала , чөнки ул аның документларын рәсмиләштереп бетерде һәм үз җирендә урын биләгән өчен акча сорарга хокуклы. Әгәр дә нинди дә булса үтенеч-сораулар булса, әлеге җәмгыять җитәкчесе Әхәтов Рәдиф Рифатовичка мөрәҗәгать итә алалар.
Ә Рәдиф әфәнде һәрвакыттагыча халыкны кабул итәргә һәм тыңларга әзер.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев