Фаил Габдрахманов чит балаларга да Яңа ел пакетлары өләшә.
Районыбызда һәр ел саен Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан ятим яисә азкеремле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга оешма җитәкчеләре, кайбер игелекле райондашларыбыз тарафыннан күчтәнәч-пакетлар бирелә.
Елның-елында әлеге изге эшне Балтач бистәсендә яшәүче Фаил Габдрахманов башлап җибәрә. Бәйрәм алдыннан ул үзенең бүләкләрен югарыда телгә алган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга тапшырды.
Нет комментариев