Балтач ягына таба Норманы чыкканда, сул якта гел бер яңа участок күзгә ташлана. Җыйнак кына, матур гына йорт. Төзелеше дә күркәм.
Бакчасы да елдан-ел күзгә күренеп үсә. Һәр үстергән яшелчәсе мул уңыш бирә. Быел да шулай булсын, күз тидермик тагын. Каралты-куралар да калка. Бер урында балалар уенчыгы, бар да тәртип. Биредә яшь гаилә гомер кичерә. Йорт хуҗасы Раушанны Тимирязев исемендәге җәмгыятьтә бригадир дип беләбез. Быел бу участокта тагын бер яңалык пәйда булды, йорт тирәсен кулдан ясалган аккошлар, пальмалар, кояш кызы һәм башка эшләнмәләр бизәп алды. Кулыннан килә хуҗаның, уңганлыгы белән балаларының гына күңелен күреп калмый, олы юлдан үтүче юлчыларга да уңай энергия бирә. Сәламәтлек, тигезлек телик яшь гаиләгә.
Нет комментариев