Су коенабызмы яки җәйнең иң тәмле мизгеленнән мәхрүм калу (+фоторепортаж)
Җәй балаларның гына түгел, күпләрнең иң яраткан ел фасылы. Кояшлы иртәләре, ямьле табигате, татлы җиләкләре белән күңелгә якын бу чорны ничек яратмаска мөмкин? Ә колач җәеп су коену мизгелләре үзе генә дә ни тора?!
Балаларны әти-әниләрдән башка гына су коенырга җибәрергә ярамый, дип еш кисәтәбез. Тик шулай булуына да карамастан, район территориясендәге зур сулыкларда, әти-әниләреннән башка гына су керүче бертөркем балаларны очратырга мөмкин. Сулыклар янәшәсендә "Су коенырга ярамый!" дигән белдерү такталары куелу да халыкны "туктата" алмый.
Инде менә өченче ел рәттән су коену сезоны башлану белән махсус комиссия авыл сулыкларына күзәтү ясый. Күптән түгел җирлекләрдәге хәлләр белән танышу, су коенучылар белән күзгә-күз очрашып, саклык чаралары турында сөйләү, аны исләренә төшерү максатыннан без - янгын һәм яшьләр эшләре бүлеге, редакция хезмәткәреннән торган комиссия районның су коену урыннарына рейдка чыктык. Быелгы рейд вакытында да балаларның үзләре генә су коенырга килүләренә шаһит булырга туры килде. Кара күлдә 14-15 яшьлек егетләргә әти-әниләрдән башка сулыкларга килү тыела дигән кисәтүләр бик көлке тоелды.
- Сулыклар була торып та, коенырга ярамыймыни? Без инде кечкенә түгел. Бирегә көндәлек су коенырга йөрибез. Әниләр монда икәнне белә, - дип җавап кайтарды.
Ни хикмәт башка бөяләрдә су коенучыларны очратмадык. Бары Карадуганның "Бакый күле" һәм Субаш плотинасында гына балыкчыларга юлыктык.Аларга кисәтүләр язылган буклетлар тапшырылды, аңлатулар алып барылды. Шунысын ассызыклап узарга кирәк, комиссия әгъзалары балаларга бары кисәтү генә ясый ала. Әйтелгәннәрне тыңлау бары алар намусында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев