Танылган шәхесләр бүләк иткән авыл (+фоторепортаж)
«Туфрагына алтын чәчсәләр дә, җитә алмас туган җирләргә», дигән язу белән каршы ала Түбән Кенә авылы.

Түбән Кенә авылында урнашкан мәктәпкә элек Хәсәншәех, Апаз якларыннан да килеп белем алганнар. Ләкин кайчандыр гөрләп торган мәктәп, балалар саны кимү нәтиҗәсендә, урта мәктәптән төп гомуми белем бирү мәктәбенә генә әйләнеп калды. Шулай да укытучылар кулларын кушырып утырмыйча, тырышып, барлык көчләрен куеп, Кенә мәктәбенә Советлар Союзы Герое Бакый Сибгатулла улы Рәхимов исеме бирдерүгә ирештеләр. Тырыш, балаларны ярата һәм үзләренекедәй күрә белгән коллективта бик хөрмәтле укытучылар эшли. Әлеге базага быел балалар бакчасы да кушылачак. Чөнки моңарчы сабыйлар йөргән бина искереп, тузган торакка әйләнде. Мәктәп белән бакча берләшү сәбәпле, бүгенге көндә белем бирү йортының эчендә дә, тышында да ремонт эшләре бара.
Авылның бүгенге көндә төп эше - печән әзерләү, чөнки әлеге җирлектә дә мал-туар саны байтак. Дәүләттән бирелгән ярдәмнәр хакында хәбәрдар булган халык барсыннан да файдаланып калырга ашыга. Моннан тыш кортчылык белән шөгыльләнүчеләр дә яши әлеге авылда. Районыбызның бренд балын җитештерүче Айдар Сәмигуллин Кенә авылында яши, ә кортчылыгы Кенәбаш авылы урманында урнашкан. Күптән түгел генә әлеге кәсеп белән шөгыльләнә башлагана Рафис Минһаҗев исә шулай ук табышлы керем дип саный үз эшен. Моңарчы аның умарталыгы суга якынрак җиргә урнаштырылган булса, киләчәктә плотина төзелүе күздә тотылып, хәзер кортлык әзрәк өскәрәк күчерелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев