Җәмгыять

Татарстанда 11 меңнән артык гаилә торак шартларын ана капиталы ярдәмендә яхшыртты

Ана капиталына сертификат акчалары гаиләгә акчалата бирелми, ә гаилә шартларын яхшыртуга сайланган юнәлеш буенча күчерелә

Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге 2026 ел башыннан Татарстанда 11508 гаиләнең ана капиталы акчаларын торак шартларын яхшыртуга күчерде. 9831 гаилә ана капиталы акчасы хисабына торак кредитларын һәм займнарын түләгән, 1677 гаилә — торак сатып алганнар яки торак төзегәннәр.

Ана капиталы торак белән бәйле берничә бурычны берьюлы хәл итәргә мөмкинлек бирә. Гаилә аны фатир яки йорт сатып алганда куллана, үз торагы төзелешенә юнәлтә яки торак кооперативында катнашканда җәлеп итә ала. Тагын бер вариант — торакны кредитлау белән бәйле бурычлар өчен сертификат акчалары белән исәп-хисап ясау.

Гаиләнең ана капиталы акчаларын куллана алу хокукы торак шартларын яхшырту ысулының кайсын сайлавына бәйле рәвештә барлыкка килә. Сүз кредит алмыйча гына торак сатып алу яки төзү турында барган очракта акчаларны бала өч яшькә җиткәч кулланырга мөмкин. Ә инде торак кредиты булган очракта бу вакытны көтәргә кирәкми: сертификатны ана капиталына хокук барлыкка килгәннән соң ук башлангыч взнос итеп, шулай ук төп бурычны һәм процентларны кайтару өчен кулланырга рөхсәт ителә.

«Ана капиталын үз торакларын булдыруга юнәлтү Татарстан гаиләләре өчен төп максатларның берсе булып кала. Сертификатны торак кредиты буенча куллану мөмкинлеге исә ата-аналарга үзләре өчен уңайлы вариантны сайларга һәм торак мәсьәләсен чишәргә ярдәм итә», — дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

 


Нет комментариев