Татарстанның халык артисткасы Хәния Фәрхи вафат
Җәмгыять

Татарстанның халык артисткасы Хәния Фәрхи вафат

Күңелсез хәбәр бар. Татарстанның халык артисткасы Хәния Фәрхи вафат булган. Бу хәбәрне Татар дәүләт филармония директоры Кадим Нуруллин раслады.

(Казан, 27 июль, "Татар-информ"). Татарстанның халык артисткасы Хәния Фәрхи вафат булган. Бу хакта Татар дәүләт филармония директоры Кадим Нуруллин раслады.

Хәния Фәрхи (Хәния Фәрхлислам кызы Биктаһирова (Халидуллина) - Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты. Башкортстан АССРның Тәтешле районында 1960 елның 30 маенда туган.

Хәния Фәрхинең репертуарында 300дән артык җыр бар. Алар арасында иң популярлары - "Әлдермешкә кайтам әле", "Сагынам сине, Питрәч", "Үпкәләсәң әйдә, үпкәлә", "Онытылыр димә", Казан кичләре", Кышкы чия".

250

Нет комментариев