Татарстанның студотрядчылары 200 мең сумнан артык акча эшли ала
Күп кенә балаларга предприятиегә студотряд әгъзалары буларак килгәннән соң даими эшкә урнашырга тәкъдим итәләр
Татарстанның кайбер студент отрядлары 200 мең сумнан артык акча эшли. Бу хакта «Татар-информ» га студентлар хезмәт отрядларының республика үзәге директоры Василий Ислаев хәбәр итте.
"Хезмәт хакы 35 меңнән 200 мең сумга кадәр үзгәрергә мөмкин. Әмма махсус вазыйфаларда бик яхшы эшләүче егетләр дә бар, алар күбрәк тә ала ала», – дип белдерде агентлык әңгәмәдәше.
Аның сүзләренчә, күп кенә балаларга предприятиегә студотряд әгъзалары буларак килгәннән соң даими эшкә урнашырга тәкъдим итәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев