Туган телгә мәхәббәт
Җәмгыять

Туган телгә мәхәббәт

2021 ел республикабызда “Туган телләр елы” дип игълан ителде.

Бу үз чиратында телебезгә карата булган мөнәсәбәтнең үзгәрүенә, кеше күңеленә туган телгә мәхәббәт тәрбияләү мәсьәләләренә киңрәк игътибар итәргә мөмкинлек бирде. Әлеге күркәм чараны 30 ел район мөхтәсибәте булып торган, милләтебез, телебез өчен җан атып йөргән Җәлил хәзрәт Фазлыев башлап җибәрде. Туган авылы Бөрбашка Шәмәрдән ягыннан кергәндә “Оныгың белән нинди телдә сөйләшәсең?”, “Туган җирне сөю-иаманнан” дигән элмә такталар куйдыртты. Хәзер безнең якларга килүчеләрне әнә шундый бик күркәм чакыру каршы ала.


Татар теле

Нет комментариев