Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Укытучы мошенникны кәкре каенга терәткән!

Полициягә мошенниклык турындагы гариза белән бер уку йорты хезмәткәре мөрәҗәгать иткән. Арытабан...

Беренчел мәгълүматлар буенча, укытучының телефонына билгесез кешеләрдән хәбәрләр һәм шалтыратулар килә башлаган. Алар үзләрен әлеге ханым эшләгән уку йорты җитәкчесе дип «таныштырган». Мошенниклар аның исеменнән акчаларны бер исәптән икенче исәпкә законсыз күчерү факты буенча тикшерү үткәрелүен һәм миллион сумнан артык кредит рәсмиләштерергә кирәклеген әйткән.

Башта хатын-кыз билгесез кешеләрнең сүзләренә колак салган һәм аларның күрсәтмәләрен үтәгән: аларның сорауларына җавап биргән һәм онлайн-банкларның мобиль кушымталарына кергән. Әмма ниндидер мизгелдә укытучы үзе белән, бәлки, мошенниклар аралашадыр, дип шикләнгән. Шуннан соң ул кесә телефонын сүндергән һәм уку йортына юнәлгән, анда җитәкчене очратып, булган хәл турында сөйләгән. Арытаба кичекмәстән полициягә мөрәҗәгать иткән.

Бу хәл күпләргә сабак булсын иде!

Чыганак:

Фото: 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мошенниклар