Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

«Улыбызны хәтерләтеп торачак»

Быел Ватанны саклаучылар елы буларак та илгә батыр йөрәкле егетләр үстергән әниләрне Сабантуй мәйданнарына дәшеп бүләкләделәр.

Башта район Сабан туенда әниләребезгә район башлыгы Рамил Нотфуллин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм башка кунаклар белән бергәләп бүләкләр тапшырды, икенче көнне һәр җирлек үзенең кыю бөркетләренең әниләрен, гаиләләрен хөрмәтләп узды, истәлекле бүләкләр бирде. Әлеге тантанада «Ватан сакчылары» фондының Балтачтагы координаторлары да катнашты.


Соңыннан кайбер әниләрдән рәхмәт сүзләре дә килеп иреште.


— Бик зур рәхмәт әлеге күркәм бүләк өчен, — дип яза алар. — Ул күзләрне генә түгел, күңелне дә җылыта, чөнки аңарда күпме җылылык, ихтирам хисләре салынган. Бу безнең өчен гадәти генә бүләк түгел, бу безне кайгырту билгесе дә, аннан файдаланган саен гел улларыбызны искә алачакбыз.
Район Сабан туена барлыгы кырык җиде батырыбызның әниләре чакырылган иде, шуның утыз дүрте килә алды, килә алмаганнарының бүләкләрен якыннары алды. Балтачыбызда бәйрәм саен батырларыбызның әниләрен әнә шулай зурлыйлар, хөрмәтлиләр, онытмыйлар. 


Улларын югалткан әниләргә күркәм сабырлыклар телибез. Ә инде ил сагындагы егетләр исән-сау туган якларына әйләнеп кайтсыннар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: батырлар