Василий Федорович Трофимовка бүген 80 яшь!
Гомер бәйрәмегез белән, Василий Федорович!
Бүген Чепья авылында яшәүче Василий Федорович Трофимов үзенең 80 яшьлек юбилеен каршы ала.
- Әти-әнием Чепья җирлегеннән, тормышның иң авыр вакытларын илебез белән бергә үз иңнәрендә күтәрделәр. Әтинең кулы кечкенә вакытта имгәнгәнлектән, сугышка алмыйлар. Сугыш чорында Чепьяда колхоз җитәкчесе булып эшли. Фронтка бара алмасам да, файдам күбрәк булыр, дип Казан шәһәренең дары җитештерү хәрби заводына урнаша. Сугыш беткәч, шушы күмәк хуҗалыкта, әни белән бергәләп эшләделәр, 6 бала үстерделәр. Бүгенге көндә без барыбыз да исән-сау, шуңа куанам, - дип сүз башлады Василий Федорович.
Гаиләдә икенче бала булып үскән егетне язмыш туган ягы белән бәйләгән. Урта белем алгач, Казан авыл хуҗалыгы институтының механика бүлегенә укырга керүен бер дә хупламый ул вакыттагы Чепья урта мәктәп директоры Ягъфәр Яппаров. «Син математика укытучысы булырга тиеш, синең язмышың мәктәп», дип яңадан барлык документларын Казан педагогия институтына тапшырттыра. Совет Армиясенә алынганчы үз мәктәбендә лаборант булып эшләргә өлгерә ул. 3 ел хезмәт итеп кайтып, яңадан үзенең мәктәбендә, инде математика укытучысы сыйфатында дәресләр бирә Василий.
Тәҗрибәле остазлар күп була ул чорда бу мәктәптә. Ир-ат укытучыларның барысы да диярлек утны-суны кичкән сугыш ветераннары. Ачык дәресләрдә, төрле җыелышларда күп нәрсәләргә өйрәнә ул алардан. 3нче класстан бергә укыган, үзе шикелле үк математика укытучысы, чибәрлеге белән күпләрнең хушын алган Роза Харисовна белән матур тормыш коралар. Менә инде 47 ел, шатлыкта да, авырлыкта да бергә. Олы кызлары Яр Чаллыда, табиблар гаиләсе булып, 2 бала үстерәләр, булачак һөнәрләре медицина булыр дип әзерләнәләр. Икенче уллары гаиләсе белән шулай ук табиб һөнәрен сайлаган, Балтач үзәк хастаханәсендә бергәләп эшлиләр, 3 бала тәрбиялиләр.
- Хәзер шуларның кайтканын көтәбез, үзләре кайтмасалар, җыенабыз да, үзебез юлга чыгабыз,- ди ветеран. Хәер, бу өйдән болай да кеше өзелми: укытучыларына, җитәкчеләренә рәхмәт хисләрен җиткерергә дә, авыр мизгелләрдә киңәш сорап килүчеләр дә, шатлыкларын уртаклашучылар да бихисап.
Чепья мәктәбендә инде тәрбия эшләре завучы буларак эшләп йөргәндә, күмәк хуҗалыкның партия оешмасын җитәкләргә дигән күрсәтмә ала Василий. Барам, бармыйм, дигән сүз булмый ул чорда. Бөек Ватан сугышы ветераны Гарифҗан Галиев мәктәп директорыннан лаеклы ялга чыкканнан соң үзе төзегән музейны җитәкли, мәктәптә директор Казаннан җибәрелгән Раил Фәхретдинов.
Партия кушуы буенча 1989нчы елда яңадан үз мәктәбенә директор итеп билгеләнә. Ул чорда утыннан күмергә күчкәнлектән (мәктәптә утын белән 39 пич ягыла торган була) эшләр уңайга китә дигән яшь директорның куанычы озакка бармый, 2 катлы агачтан салынган бина укытырга яраксыз хәлгә килә, укучылар болай да ике сменада укыйлар. Ярдәм сорап баргач, Балтач район башлыгы Марат Әхмәтов бу очракта ярдәм кулы суза: «Теләгең булса, эшне башла, акчаны мин табармын». Район бюджетында төзелешне башлар өчен 10 мең сум акча табыла, күрше Мари Эл Республикасы Мари Төрек районы ПМКсы эшне башлый.
Берничә тапкыр эш туктала, 5-10 мең акча бүленүгә тагын тотыналар. Яз көне Арчада районнардан килгән вәкилләрнең сайлау алды җыелышында бу мәсьәләне директор кискенлеге белән күтәрә, бер атнадан республикадан Минтимер Шәймиев кул куйган хат килеп төшә, төзелешне башларга, 1 сентябрьгә мәктәпне өлгертергә.
Эшкә Галиев Вәзыйх җитәкләгән Балтач хуҗалыкара төзелеш оешмасы төзүчеләре алына. Президент 1 сентябрьдә үзе килеп ача бу мәктәпне. Боларны сөйләгәндә Василий Трофимовның йөзләре алсуланып, күзләре очкынланып китә. Җан җылысын биреп, тырышлык һәм үжәтлек куеп төзелгән мәктәп бит ул. Бүген Чепья мәктәбе коллективы аның эшен дәвам итә. Төрле бәйгеләрдә җиңүчеләр булган укытучылар, фән олимпиадаларында урын алган укучылар уңышларына сөенеп яши ветеран. Күп көч куеп, әти-әниләрне туган телне укытырга кирәклеген инандырып йөргән вакытларның нәтиҗәсе хәзер күренә: укучылар мари һәм удмурт телләре буенча Татарстанда гына түгел, ә күрше республикаларда үтә торган олимпиадаларда даими җиңүчеләр сафында.
Бүген 80 еллык юбилеен каршы алучы тормышын балаларга тәрбия һәм белем бирүгә багышлаган удмурт халкының олы шәхесе, күпсанлы мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән, «РСФСРның мәгариф отличнигы», «Татарстан мәктәпләренең атказанган укытучысы» исемен горур йөрткән Василий Федорович Трофимовка, мәгариф ветераны, тормыш иптәше Роза Харис кызы белән тигез тормышта, сәламәтлектә гомер кичерүләрен телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев