Җәмгыять

Ярминкәдә

Узган якшәмбедә Балтач һәм Чепья зонасында ярминкәләр узды.

«Бөрбаш» җәмгыяте әлеге ярминкәдә 50 мең сумга якын авыл хуҗалыгы продукциясе сатты. Рәсемдә сез җәмгыятьнең амбар мөдире Сөнгатулла Нурмөхәммәтовның бистә халкына терлек ите тәкъдим иткән вакытын күрәсез. Ярминкәдә районның барлык авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре катнашты, алар нигездә ит, сөт, бәрәңге, печән-салам, ашлык сатты, сөттән кала, бөтен тауарлар да үтте. Шулай ук сәнәгать оешмалары, район кулланучылар җәмгыяте, эшмәкәрләр дә уңышлы сәүдә итте.


250

Нет комментариев