Бүген 28 май - Чик сакчылары көне! Районыбызның чик сакчылары аны кичә үткәрде.
"Сабантуй" паркында спорт уеннары белән башланган бәйрәм, коеп яңгыр явуга карамастан, тукталып тормады, дәвам итте. Кичен бәйрәм Казан юлы өстендәге хәрбиләр һәйкәле янында дәвам итте. Күрше-тирә, хәтта ерак районнардан, Казан каласыннан кайткан иптәшләр балтачлыларның бәйрәмен ямьләндерде, Казаннан махсус чакырылган каратэчы кунаклар үзләренең осталыкларын күрсәтеп, таң калдырды. Бәйрәмнән берничә фото тәкъдим итәбез. Тулы фоторепортаж алга таба булачак. Сайтыбыздан аерылмагыз.
Нет комментариев