Балтач урта мәктәбенең театр түгәрәгенә йөрүче балалар Ясминә исемле бик матур кыз янында кунакта булып кайтты.
“Шушы көннәрдә Римма Сәетовна җитәкчелегендә театр серләренә төшенүче 4 а сыйныфы укучылары бездә кунакта булып китте. Максатлары - Ясминә кызыбызның авыру-сырхауларын мизгелгә генә булса да оныттыру икән. Алар үзләре өйрәнгән спектакльне сәхнәләштерде. Ясминәбез балалар килгәнгә бик шатланды. Күпме уңай хис-кичерешләр бүләк итте балалар. Укытучыларына да, балаларның үзләренә дә мең рәхмәт”, дип шалтырата Ясминәнең әбисе Гүзәлия ханым.
Нет комментариев