11 июль көнне гаиләбезгә ачы хәсрәт килде- әниебез-кайнанабыз мәңгелеккә күзләрен йомды.
Бу зур югалтуны кичерүләр җиңел булмады. Олы яшьтә булса да, әни-әни инде ул, аны гүрләргә иңдерү бик авыр. Шушындый хәсрәтле чагыбызда хәлебезгә кергән "Дуслык" җәмгыятенә, рәисе Рамил Гыйльмуллинга рәхмәтебез чиксез. Шулай ук ярдәм иткән, соңгы юлга озатырга килгән туганнарга, хезмәттәшләргә, танышларга , авылдашларга, күрше авылда яшәүчеләргә карата да күңелебездә рәхимлек калды. Берегез дә якын кешеңне югалту ачыларын татымасын иде.
Ермаковлар гаиләсе,
Урта Көшкәт авылы.
Нет комментариев