Әзер конвертларны 180 градустка җылынган духовкада 30-35 минут пешереп алабыз
Кирәк була:
200 гр. творог, 1 йомырка, 80 гр. сыер мае, 6 аш калагы шикәр комы, 0,5 чәй калагы тоз, 1чәй калагы сода + уксус, он 150 гр. Йомшак кына итеп камыр басабыз, аны түгәрәк җәемнәзргә җәеп тугәрәк формаларга кисәбез һәм 4 өлешкә бөклибез дә остенә шикәр комы сибәбез. Әзер конвертларны 180 градустка җылынган духовкада 30-35 минут пешереп алабыз. Тәмле булсын.
Тәнзилә Габдрахманова.
Нет комментариев