Лимон нәрсәдән файдалы?
Лимон төрле авырулардан ярдәм итә. Аның нинди шифалы үзенчәлекләре бар?
“Ангина вакытында телемләп киселгән лимонны авызга кабып суырырга һәм йотарга, моны сәгать саен кабатларга киңәш ителә. Бигрәк тә лимонның кабыгы файдалы. Аны чәйнәгәннән соң, С витамины тамак төбендәге бактерияләрне үтерсен өчен, башка ризык капмый торырга кирәк.
Лимон кан басымын көйли, ютәлне баса. Ютәлдән тигез күләмдә бал, лимон суты, шикәр комы кушып кайнатыгыз да, өянәк башлангач, 1 аш кашыгы кабыгыз.
Вирусларга каршы чөгендер һәм лимон суты кушылмасы – иң яхшы чара.
Гипертониядән интегүчеләргә тәүлегенә 3–4 тапкыр кабыгы белән ярты лимон ашарга кирәк.
Баш авыртканда, лимон кабыгының ак элпәсен арчып, юеш ягы белән чигәгә куеп, берникадәр вакыт тотарга. Озакламый лимон кызарып чыгар, ә башыгызның авыртуы бетәр.
Күңел болганганда, лимонның кабыгы белән йомшагы арасындагы ак элпә ярдәмгә килә. Косасы килгәндә, бераз гына баллы лимонлы су эчеп, сохари ашап куярга кирәк.
Яхшы ишетү өчен дә лимон кулланыла. Моның өчен көнгә чирек лимонның кабыгын ашау да җитә.
Йөрәк, кан тамырларын ныгытабыз. Лимонда витаминнар белән бергә калий кебек бик кирәкле микроэлемент та бар. Ул, җимеш составындагы цитрин һәм аскорбин кислотасы белән кушылып, нечкә кан тамырларының стеналарын ныгыта, аларның сыгылмалылыгын арттыра.
Көзән җыерганда 10 көн дәвамында иртә-кич аяк табанын лимон суты белән ышкырга кирәк. Суты кипкәч, оекбаш кияргә.
Борын канаганда борын тишегенә лимон суты сеңдерелгән мамык тыгарга кирәк. Кан нык ага икән, борын яфракларын бармаклар белән кысып, 3 минут тотарга. Бу вакытта маңгайга юеш салкын сөлге яисә боз куйсаң да була”, - дип яза “Саулык. Татар халык медицинасы”.
Автор:Фануз Хабибуллин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев