Хезмәт

Балтач районы

16+
Аш-су бүлмәсе

Мәръям Миңнегуловадан тиз әзерләнә торган тозлы кәбестә рецепты

Кышка тозлап саклый торган рецепт түгел

 

Банканы яхшылап кайнар су белән юып алдым да кәбестәне вак итмичә эрерәк кисәкләргә турап банкага тыгызлап тутырдым. Ара-тирә түгәрәкләп киселгән кишер, ике тырнак сарымсак та салып калдырдым.

Шулай ук яраткан кешегә кәнәфер, хуш исле борыч, кара борыч, укроп орлыгы да салырга була.

Рассол: бер литр су + 3 аш калагы тоз, +1 стакан тулар тулмас песок, ярты стакан көнбагыш мае салып кайнатып чыгарабыз, кушабыз ярты стакан 9 процентлы уксус, тагын кайнатып чыгарабыз да, кәбестә өстенә салабыз.

Шушы рассол бер өч литрлы банкага кереп бетә. Рассол суынгач, холодильникка тыгып куябыз, икенче көнгә әзер була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аш-су бүлмәсендә