Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Оста пешекчебездән кабартма рецепты

Камырымны җылы урынга куеп кабартам

Мәрьям Миннегуловадан бик тәмле Кабартма.

Иң элек 1 чәй калагы чүпрәгә 1 аш калагы шикәр комы, ярты стакан җылы сөт, 6 аш калагы он салып әчетергә куям.
15 минуттан әчеп, тишекләнеп менә камыр, шуңа салам ярты стакан җылы кайнаган су, 1 аш калагы шикәр комы, ярты чәй калагы тоз, 3 аш калагы усемлек мае, он салып камыр басам.

Камырымны җылы урынга куеп кабартам. Кабарып менгәч куна тактасына төшереп, икегә бүләм дә җәям, чокыр белән кисәм.

erid: 2Vtzqv1AZW9

Бераздан табага май салып, кызган майда камырларны пешереп алам. Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тәмле ризык

erid: 2Vtzqv1AZW9