Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Пәхләвә рецепты

Эчлек өчен: 300 гр әстерхан чикләвеген блендер белән ваклатабыз да 150 гр песок кушып болгатабыз.

Камыр өчен кирәк була:

200 гр шәһәр каймагына ярты чәй калагы чәй содасы салабыз. 180 гр ак майны угычтан уабыз да бер стакан он салып умач кебек уабыз. Салабыз шунда чеметеп кенә тоз, ике йомырка сарысы һәм каймакны. Басабыз, он өстибез. Әзер камырны сәг ярымга суыткычка куябыз.

Эчлек өчен: 300 гр әстерхан чикләвеген блендер белән ваклатабыз да 150 гр песок кушып болгатабыз.

Камырны суыткычтан алабыз, ике олырак бүлемгә, өч бәләкәй бүлемгә бүләбез. Олы җәемне җәябез — ак май белән майлыйбыз да эчлекне сибәбез, икенче кат җәемне җәябез, майлыйбыз, эчлек җәябез, өченче кат җәемне җәябез, майлыйбыз, эчлекне сибәбез. Аннан соңгы җәемне җәеп, аскы җәем белән тоташтырабыз, ромбик формасында ипләп кенә аска тикле кисеп чыгарбыз, йомырка сарысы белән ягып, өсләренә чикләвек куеп духовкага озатабыз.

erid: 2VtzqwTSgT9

Беркавым пешкәч сироп агызабыз. Сиропны ясар өчен алабыз 50 гр ак май, 2 аш калагы бал, 2 аш калагы су салып кайнатып алабыз. Яңадан духовкага тыгып пешереп бетерәбез.

Мәрьям Миңнегулова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аш-су бүлмәсендә

erid: 2VtzqwTSgT9