Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

СТРИПСЛАР

Тәмле булсын

Тавык ите филесы, 2 аш кашыгы үсемлек мае, тәменчә тоз, паприка, киптерелгән сарымсак (теләк буенча), он, 2 йомырка, 1 зур кап чипсы.
Соус өчен: каймак, майонез, берничә тамчы лимон согы, 1 тырнак сарымсак, бер чеметем тоз.

Тавык итен кисәкләргә турарга. Үсемлек мае һәм тәмләткечләр катнашмасында 30 минут маринадларга. Чипсыны кабында килеш уклау белән вакларга. Филены онга, аннан тугланган йомыркага, шуннан соң чипсы валчыгына манып алырга. Пергамент җәелгән формага тезеп, 200 оС кызулыктагы духовкада 30 минут пешерергә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аш-су