Хезмәт

Балтач районы

16+
Авыл хуҗалыгы

Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллиятенең икенче филиалында чыгарылыш кичәсе үтте

Көллиятне тәмамлаган укучыларның күбесен эш урыннары көтеп тора инде, югары белем алырга теләүчеләр дә бар

30 июньдә Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллиятенең 2нче филиалында чыгарылыш кичәсе үтте. 

— Бүген көллияттә шатлыклы да, моңсу да көн, — диде үзенең чыгышында директор Рәис Галиев. — Студент еллары сизелми үтеп тә киткән. Файдага үткән еллар бу, сезнең һәркайсыгыз шушы вакыт эчендә төрле һөнәрләр үзләштерде, сез олы тормыш юлына аяк басасыз, әлеге һөнәрләр үзегезгә дә, илебезгә дә файда китерсен!

Көллиятне тәмамлаган укучыларның күбесен эш урыннары көтеп тора инде, югары белем алырга теләүчеләр дә бар. Кайбер егетләр исә чыгырылыш кичәсе булганчы ук армия сафларына китәргә дә өлгерде. Аларның дипломнарын якыннары алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев