Хезмәт

Балтач районы

16+
Авыл хуҗалыгы

Авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре быел бик сүлпән

- Терлек азыгы әзерләү буенча районда канәгатьләнерлек дәрәҗәдә эш башкарылмый, берничә хуҗалыктан кала, эш бик сүлпән бара. Күрше-тирә районнар белән чагыштырып караганда, иң аз әзерләнгән сенаж һәм печән күләме безнең районда, бу безнең өчен бик начар. Авыл хуҗалыгы районы буларак, хуҗалыклар эшчәнлеге - районыбызның төп керем чыганагы булуын онытырга ярамый....

- Терлек азыгы әзерләү буенча районда канәгатьләнерлек дәрәҗәдә эш башкарылмый, берничә хуҗалыктан кала, эш бик сүлпән бара. Күрше-тирә районнар белән чагыштырып караганда, иң аз әзерләнгән сенаж һәм печән күләме безнең районда, бу безнең өчен бик начар. Авыл хуҗалыгы районы буларак, хуҗалыклар эшчәнлеге - районыбызның төп керем чыганагы булуын онытырга ярамый.
Былтыр нинди корылыклы ел булуына да карамастан, шушы көнгә 60 мең тоннадан артык сенаж салынган иде. Шулай булса да, булган запас кыш чыгарга гына җитте. Хәтта яз айлары дәвамында берничә хуҗалык рәисе ферма малларын читтән терлек азыгы ташып ашатуны оештырырга мәҗбүр булды...
Ә быел һава торышы тулы куәт белән эшләргә рөхсәт бирми, ләкин яңгырлар еш яву төп сәбәп булырга тиеш түгел. Башка юлларын табарга, ничек тә кыш өчен җитәрлек күләмдә, хәтта запас белән, сыйфатлы, туклыклы терлек азагы әзерләүне бурыч итеп куярга кирәк. Күпьеллык үләннәр дә көннән-көн картаеп, сыйфатын югалта бара. Кичекмичә люцерна басуларын чабарга керешергә дә кирәк! Сан артыннан куып сыйфатны да югалтырга ярамый. Кышкы чорда агрономнарга һәм башка төр белгечләргә үткәрелгән укуларның нәтиҗәсе дә, файдасы да булырга тиеш, дип саныйм", - дип искәртте район башлыгы Рамил Нотфуллин.
"Ел да район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе тарафыннан, яңа уңыш алуга карата планнар һәм макскат-бурычлар билгеләнә. Мәсәлән, бер шартлы терлеккә 30 килограмм азык берәмлеге әзерләргә кирәк. Шуннан чыгып, район буенча күрсәткеч исәпләнелә. Без район буенча хуҗалыкларда барлыгы 153 мең тонна сенаж, 19 мең 870 тонна печән әзерләүне үзебезгә бурыч итеп куйдык.
Күпьеллык печәннәрнең бер өлеше көндәлек рационга яшел масса буларак кереп барса, икенче өлеше сенаж буларак, базларга салына яки төргәкләү ысулы белән җитештерелә. "Якты юл", "Маяк", "Яңа тормыш", "Алга", ""Уңыш" хуҗалыклары башкалардан бүгенге көнгә кадәр сенаж салу эшенә бөтенләй дә керешмәгән булулары белән аерылып торалар.
"Борнак" хуҗалыгында да узган елгы белән чагыштырганда, сенаж салу бик акрын бара. Әгәр дә мондый салмак темплар белән барса, тиешле норманы кайчан куып тотарга уйлыйлар икән?!" дип борчыла район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәүс Нәбиуллин.
baltasi_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250