Авыл хуҗалыгы
Авыл яшьләре өчен «Яшь фермер» проекты старт алды
«Яшь фермер» V интеллектуаль уенның төбәк этабына гаризалар кабул ителә башлады.
(Казан, 30 декабрь, "Татар-информ"). «Яшь фермер» V интеллектуаль уенның төбәк этабында катнашуга гаризалар кабул ителә башлады, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат үзәге. Уенда катнашу өчен 2017 елның 31 гыйнварына кадәр
Lenar.Shagivaliev@kazgau.com электрон адрес буенча гариза һәм нигезләмәдә күрсәтелгән материалларны җибәрергә кирәк.
«Яшь фермер» проекты бишенче мәртәбә гамәлгә ашырыла. Аның оештыручысы - "Россия авыл яшьләре берлеге" гомумроссия яшьләр иҗтимагый оешмасы. Уенның бурычлары - укучыларда авыл хуҗалыгы өлкәсендә бизнес-планлаштыру, мәгълүмат җыю һәм анализлау, идарәчел карарлар эшләү һәм командада эшләү күнекмәләрен булдыру.
Дүрт ел эчендә уенда 41 аграр югары уку йортыннан, 29 урта махсус уку йортыннан 4 меңнән артык студент катнашты, ә 2016 елда «Яшь фермер» проектында беренче мәртәбә укучыларның җитештерү бригадалары катнашты.
Уенның федераль этабын уздыру, җиңүчеләрне билгеләү һәм аларны бүләкләү 2017 елның язында булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев