Балтач районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү бүлеге консультанты Хәлим Әглиулла улы Рәхимуллин 1 урын яулады
Биектау районы «Элита» нәсел хуҗалыгында сөт һәм ит терлекчелеге зоотехник-селекционерларының тугызынчы республика конкурсы узды.
Бәйгедә балтачлылар да катнашты һәм зур җиңүләргә иреште.
Балтач районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү бүлеге консультанты Хәлим Әглиулла улы Рәхимуллин 1 урын яулады. Тимирязев исемендәге хуҗалыкның зоотехник-селекционеры Азат Тәлгать улы Гайнанов намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Матур уңышларыгыз белән котлыйбыз!
Нет комментариев