Балтачта комбайннар парады башланды
Ярыш шартлары буенча кызыксындыру чарасы буларак, комбайнчыларга 484 мең сум премия каралган
Җәйнең беренче ае узып китте. Игенчеләребез яңа уңышны җыеп алырга әзерләнәләр. Хуҗалыкларда комбайннар парады уза башлады.
Район күләмендә уза торган комбайннар парадының беренче көнендә “Сорнай”, “Игенче”, “Алга” күмәк хуҗалыклары комбайнчылары катнашты. Һәр хуҗалыктан өчәр комбайн һәм алар сугып, ашлыкның коелганын-коелмаганын күрсәтеп, башка механизаторлар алдында имтихан тоттылар.
Ярыш шартлары белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек бүлеге белгечләре таныштырды. Узган елгы кебек үк классларга бүленеп, комбайнда иң күп сугучы комбайнчылар бүләкләнеп барачак. Ярыш шартлары буенча кызыксындыру чарасы буларак, комбайнчыларга 484 мең сум премия каралган.
Быел үзгәле тә булачак, шушы комбайннардан амбарларга ашлык ташучы шоферларга да премия каралган. Конкурс шартлары буенча машиналарның өсте бризинт белән капланган булырга тиеш. Җиңүчеләр таләпләрне үтәп эшләгән шоферлар арасында гына билгеләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев