9-11 март көннәрендә Татарстанда алтынчы Бөтенрәсәй татар авыллары эшмәкәрләре җыены үтте. Җыенда катнашучы делегатлардан бертөркем - 300 гә якын кешелек делегация, авыл җирлекләрендә тормыш алып баручы эшмәкәрләрнең эшчәнлеге белән танышу максатыннан, безнең районга да килде.
Делегатлар икешәр зур автобус белән өч юнәлешкә бүленде. Бер төркем иң элек Балтачның үзендә Галиуллин ширкәте эшчәнлеге белән танышып, санаулы ел эчендә бизнесны шушы кадәр җәелдерү серләре белән кызыксынса, икенче төркем Закировлар КФХсында булып, күргәзмә-ярминкәдән каклаган каз, казылык, ысланган ит ише төрле ассортименттагы ит ризыкларын сатып алып, кинәнде. Кунаклар юл алган Бөрбаш, Смәел авылларында да алар сокланырдай эшләр бихисап булды.
Бөрбаштагы яңа мәктәптә, Илшат Гыйльмуллинның башлыча ат итеннән продукцияләр җитештерү цехында, Булат Фазлыевның агач эшкәртү, юкәдән мунча кирәк-яраклары эшләү цехында булып, күргән һәркайсыннан бик канәгать калдылар. Ульяннан танылган журналист Рамис Сафин юкә такталар сатып алды һәм: "Булат, сине мунча кергән саен искә алырмын инде", - дип шаяртты, аның якташы Равил Бикчуров, Удмуртиядән килгән Әвераһим Халитов, Ырынбурдан килгән Рифкать Хамматовлар исә мәктәп укучыларының һөнәри осталыгына гаҗәпләде. Мәктәпкә керүчеләрне утызлап сыерчык оясы каршыласа, кызлар үзләре теккән күлмәкләр белән мода күрсәтте, пешекчеләр дегустация ясатты. Кемнәрдер исә Җәлил хәзрәт белән бергә Бөрбаш мәчетендә җомга намазы укый алуына сөенде...
"Смәел" хуҗалыгы үз көче белән төзегән мега ферманы күргәч, кунаклар: "Әле сездә шушындый куәтле колхозлар бармыни?" - дип гаҗәпләнде. Инде беркайда да сакланып калмаган колхозлар системасының бездә әле дә гөрләп яшәве аларның барысы өчен дә иң көтелмәгән сюрприз булды шикелле. Хабаровск өлкәсе Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Вадим Васильевич Домашенкин һәм аның командасы бу ферманы кабаттан да барып карады һәм хуҗалык җитәкчесе Илһам Шакировка күпсанлы сораулар бирде. Шушы ук Смәел авылында уңышлы гына эшләп килүче Мансур Хаҗиев КФХсында булгач, Башкортстан эшмәкәрләре Гайсә Сәгыйдуллин белән Рәүф Хәсәнов фикерләре белән дә уртаклаштылар.
- Авылларыгыз төзек, матур, халкы бай, мәчетләрегез күп, дин көчле. Мөгаен, сез ирешкән уңышларда нәкъ менә диннең куәтле булуы да сизелерлек роль уйныйдыр, - диде алар.
Ә район мәдәният үзәгендә кунакларны искитмәле күргәзмә көтә иде. Аларны хәтта экспонат-экспозицияләрдән аералмыйча, берничә тапкыр белдерүләр ясап, чакырып та, залга тиз генә туплый алмадылар. Күргән кадәресе белән болай да хисләнгән делегатларны районның йөзек кашы булырдай үзешчәннәребез чыгышларыннан гына торган бик тә эчтәлекле концерт программасы белән бөтенләй әсир иттеләр. Зал азактан аягурә басып, бик озак алкышлады, Татар Конгрессы җитәкчелегенең рәхмәт сүзләренә үзенең мөнәсәбәтен шулай белдерде.
Икенче көнне Казанда, Президент катнашында үткән пленар өлештә чыгыш ясаган Башкортстан делегаты да үзенең чыгышын нәкъ менә безнең районда алган очрашу тойгыларын уртаклашудан башлаган, Балтачыбыз турында бик матур фикерләр әйткән.
Кунак килсә, фикер туплап китә. Моны һәрвакыт истә тотсак иде. Рәсәйнең төрле төбәгенә таралачак 300гә якын кеше күңелендә бер көнлек сәфәрдә шушындый матур хатирәләр уята алганбыз икән, гел шушындый булып калыйк. Эшебезне дә, үзебезне дә күрсәтә белик.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис ШАКИРОВ (баш фотода, уңда) Кенәдән Сәмигуллиннар җитештергән бал белән кызыксына.
Нет комментариев