Биктәштә – бетте, Яңа Салавычта бар әле (+фоторепортаж)
Авыл хуҗалыгы

Биктәштә – бетте, Яңа Салавычта бар әле (+фоторепортаж)

Соңгы елларда дуңгыз асрауга булган санитар таләпләрнең елдан-ел катлаулануы хуҗалыкларны акрынлап дуңгызчылыктан китәргә мәҗбүр итә.

Моңа кадәр әллә никадәр саклану чаралары күрә-күрә булса да, бу тармакны саклап калган "Татарстан" хуҗалыгы да быел бетерүчеләр сафына кушылырга мәҗбүр булды.

-Апрель башында Биктәштә дуңгызлар бетерелде инде, анда каплату, балалату бүлекләре, бөтенесе 4 абзар бар иде. Берсе ремонтланды, анда мөгезле эре терлек кертелде, калганнары да үзгәртеп корылачак. Терлекчеләр дә, беркем дә эшсез калмады, - ди хуҗалыкның баш зоотехнигы Рафис Галимуллин.

Әлегә Яңа Салавычта бер абзарда 400ләп дуңгыз калган. Ике терлекче, бер оператор, каравылчы гына эшли. "Дүрт терлекче Иске Салавычка, икесе сыер саварга, икесе бозаулату бүлегенә күчерелде, аларны автобус белән йөртәләр", - мөдир Альфира Мәхмүтова.


250

Нет комментариев