Игенчеләребез тырышлыгы сертификатларда чагыла (фото)
Авыл хуҗалыгы

Игенчеләребез тырышлыгы сертификатларда чагыла (фото)

Балтачта комбайнчыларга сертификатлар да бирәләр ...

Районыбызда гөрләп урып-җыю эшләре башкарыла. Бу чорда игенчеләребезгә төрле кызыксындыру чаралары да каралган. Аның беренчесе иң күп ашлык суктырган комбайнчыга вымпел тапшыру булса, икенчесе тиешле чикне (суктырган ашлык тонналарда) үткән һәрбер комбайнчыга эш күләменә бәйле акчалата премия - сертификат бирү. Шундый сертификатларның чираттагысы әлеге көннәрдә "Сорнай" җәмгыятенең өч комбайнчысына тапшырылды. Илдус Хафизов, Альберт Шәрипов һәм Рифат Хәлиловлар мондый мактауга ындыр табагына 500 тонна икмәк озатып лаек булды.

Әлеге сертификат инде берничә ел дәвамында бирелә, аны алу өчен аерым бер таләпләрне үтәү кирәк. Ә безнең тырыш игенчеләребез елның-елында әлеге таләпләрне үтәп кенә калмыйча, планканы күтәргәннән-күтәреп, хәтта берничә сертификатлы булырга да өлгерәләр.

250

Нет комментариев