"Татарстан" хуҗалыгының терлек торакларын карап, терлек ашату, азыкның сыйфаты һәм төрлелеге буенча фикерләр алышканнан соң киңәшмәнең төп өлеше мәдәният йортында дәвам итте.
Көн тәртибендә торган мәсьәләләрнең кискенлеге белән куелуы, җитәкчеләрнең һәм белгечләрнең җибәрелгән кимчелекләр өчен басып җавап бирүләре дә, икенче төрле яссылыкта баруы белән үзгә булды бу җыелыш. Ә дөреслектә, терлекчелек тармагының ике айлык нәтиҗәләре җитәкчелектә зур борчылу тудыра. Сөт һәм ит җитештерү ике айда үсештә булсалар да, киләчәктә алга барырга аяк чала торган урыннар арткан. Иң беренчесе, мөгезле эре терлек санын киметкән хуҗалыкларның арта баруы нык уйландырырга тиеш. Ике айлык нәтиҗәләр буенча 6 хуҗалыкта терлек саны кимегән, ә алдагы ел күрсәткече белән чагыштырганда район хуҗалыкларының яртысында баш саны кимү күзәтелә. «Уңыш»та - 92, «Дуслык»та - 42, «Труд»та - 34, Тукай исемендәге хуҗалыкта - 23, «Активист» та - 20, «Арбор»да 17 баш эре терлек ким. Баш санын туган терлек белән тутырырабыз, дип җавап тоткан белгечләргә 10 хуҗалыкта туган мөгезле эре терлекнең саны узган елдагысына караганда хәйран ким булуы, мөгаен гаҗәпләндергәндер.
Дөрес, алынган мәгълүматләр буенча март аенда мал саны бераз артырга мөмкин, әмма саннар белән чынбарлыкның күп очракларда чагышмавы киӊәшмә вакытында еш яңгырады. Хуҗалыклардагы атлар саны артуга таба баруы күӊелле күренешләрнең берсе. 2017 елда 1080 баш ат исәптә, узган елны бу чорында аларныӊ саны 959 булып, үсеш 13 процент.
Сөт җитештерүне арттыру турыдан-туры хуҗалыкларның икътисади үсешенең нигезе икәнен һәркем яхшы белә, әмма «Татарстан», «Маяк», «Сосна», «Игенче» хуҗалыкларында бу тармакта 2 айга үсеш 112-117 процент, «Борнак»та - 127, «Смәел»дә 134 процент булса, районның 4 хуҗалыгы үзләренең алдагы чор күрсәткечләреннән күпкә калышалар. Күп кенә хуҗалык җитәкчеләренең ел башында, булдырабыз, үтибез, дип алган йөкләмәләренең дә сүздә генә калуы киңәшмәне алып барган район башлыгы Рамил Нотфуллинда урынлы тәнкыйть тудырды. Сөт җитештерүдә 10 хуҗалык үзе билгеләгән максатка ирешә алмаган, ә ит җитештерүдә андый хужалыклар саны - 6. Моның сәбәпләре төрлечә булырга мөмкин, я хуҗалык белгечләре, җитәкчеләр йөкләмә алганда, әйдә нинди сан куйсак та, була, дип уйлыйлар.
Шулай ук алган йөкләмәләрне үтәү өчен мөмкинлекләр барланмый. Тулы анализ булса, ике-өч айдан хәйран хуҗалыкларда силосның бетүе сөт җитештерүдә алынмаган продукция, кермәгән акча икәнен урыннарда аңларлар иде. Кайбер җитәкчеләрнең, хуҗалыгында терлек азыгы җитмәвен белсә дә, җыелыш барышында бертуктаусыз «минем азык җитә", дип кабатлаудан эш яхшы якка үзгәрми бит. Район авыл хужалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллинның, «ашатмасаң, азык икенче елга да кала, ничек сөт саварга уйлыйсыз», дигән соравы да җавапсыз һавада эленеп калды.
Районның баш ветеринария табибы Алмаз Исрафилов үзенең чыгышында күпләрне борчыган хуҗалыкларда яшь терлекләр арасында үлем мәсьәләсен күтәрде. Алып барылган статистика нигезендә яшь бозаулар арасында иң күп үлем 2 айга кадәр була, димәк урыннарда бу чорда терлекләргә әһәмият җитәрлек бирелми, яңа туган терлек караучысыз калырга тиеш түгел, диде ул.
Яңа туган терлекләргә вакытында һәм тиешенчә угыз сөте эчертмәү, санитария шартларының начар булуы, терлек караучыларга таләпләрнең җитди куелмавы бу эшнең уңышлы булуына комачаулый. Мал табиблары һәм зоотехниклар арасында кайбер аңлашылмаучылык уртак эшкә тискәре йогынты ясый. Хуҗалыкларда ике айга 310 баш терлекнең үлеменә юл куелган. Үлемнәрнеӊ сәбәбен ачыклау өчен лабораториягә китерүгә дә белгечләр бармак аша гына карыйлар. Сәбәбе ачыкланмагач, киләчәктә мондый очракларны булдырмау өчен тиешле чаралар күреп булмый. Мөгезле эре терлек баш санының кимүе киләчәктә көтүне савым сыерлары белән тулыландыруга комачаулаячак.
Димәк, алга карап эшлибез дисәк, бүгенге көн җитешсезлекләре юкка чыгарылырга тиеш. Киңәшмәне йомгаклап, район башлыгы Рамил Нотфуллин терлекчелек тармагында кимчелекләрне бетерү юнәлешендә урыннарда кискен адымнар ясалырга тиеш, сезнең яктан мондый эш башкарылмаса, җитәкчеләр, белгечләрнең идарә итү сәләте буенча без нәтиҗә ясарга тиеш булабыз, дип йомгаклады.
Нет комментариев