Хезмәт

Балтач районы

16+
Авыл хуҗалыгы

Югалткан үрне яңадан яулау икеләтә авыр

Язгы кыр эшләре чорында терлекчелек икенче урында калырга тиеш түгел.

2025 елның дүрттән бере узып та киткән. Шушы чорда районда терлекчелек тармагының үсеше, хуҗалыкларда терлекчелек фермаларында эшләр торышы турында район утырышлар залында хуҗалык җитәкчеләре, терлекчелек өчен җаваплы белгечләр катнашында киңәшмә узды.

Сөт җитештерү районның, хуҗалыкларның икътисадын тотрыклы итүдә иң мөһим тармак икәнен даими җиткереп киленә һәм һәр киңәшмәдә бу мәсьәләгә зур игътибар бирелә. Елның өч аенда күмәк хуҗалыкларда (шәхси хуҗалыклардан тыш), барлыгы 35768 тонна сөт җитештерелгән. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, бу 1413 тоннага артык. Иң күп сөт "Татарстан"да һәм "Кызыл юл«да савылган. Бу юнәлештә «Сосна» хуҗалыгы тотрыклы үсеш күрсәтә, һәм сөт җитештерү нәтиҗәләре буенча алар өченче урынга чыктылар. Хуҗалык җитәкчесе Фирдәвес Ситдыйковка һәм шулай ук сөт җитештерүдә югары үсеш нәтиҗәләренә ирешкән «Активист» хуҗалыгы рәисе Рафил Зәкиевка истәлекле кубок һәм терлекчеләрне билгеләп узу өчен акчалата бүләкләр тапшырылды.

Өч айлык нәтиҗәләр без көткәнчә үк түгел, дип билгеләп узды киңәшмәне алып барган район башлыгы Рамил Нотфуллин. Хуҗалыкларда һәр сыердан уртача тәүлеккә савыла торган сөт күләмнәрендә зур аерма сакланып килә. Агымдагы елда «Татарстан» хуҗалыгында барлык сыерларның 53 проценты тәүлеккә 30 килограмм һәм аннан да күбрәк сөт бирсә, Тукай исемендәге, «Алга» һәм "Борнак"та мондый сөт бирүче сыерлар 8-16 процентны гына тәшкил итә. Димәк, урыннарда мул сөт бирүче малкайларны булдыру, тәрбияләү беренче планга чыга. Сөтле савым сыерларын булдыру гына түгел, аларны саклау мәсьәләсе дә бик әһәмиятле икәнен онытмасак иде.

Урыннарда санитария-гигиена таләпләрен үтәү, ныклы дисциплина мәсьәләсенә дә игътибарны арттыру кирәклегенә басым ясап әйтелде. Бүгенге көн һәм аерым хуҗалык мәнфәгатьләрен генә күздә тотып ясалган нигезсез адымнар өчен түләүнең бик тискәре һәм район терлекчелеге өчен зур фаҗига булырга мөмкинлеген район баш ветеринария табибы Алмаз Исрафилов җитәкчеләргә һәм белгечләргә дәлилләп аңлатты.

Киңәшмәгә килеп, тыныч кына тыңлап, урыннарга кайткач әйтелгән кимчелекләр буенча берни эшләмичә йөрүдән бернинди файда да юк, дип район башлыгы Рамил Нотфуллин үзенең тәнкыйть фикерләрен җиткерде. Безнең сөт-челек өлкәсендә үзебез өчен куйган максатларыбыз бар, әмма ул хәзергә үтәлүдән ерак, терлекчелек тармагында югалткан үрне яңадан яулау икеләтә тырышлык сорый, шуны онытмасак иде, диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: терлекчелек киңәшмә