Николай Копаров –  «Борнак» җәмгыятенең алыштыргысыз шоферы
Авыл хуҗалыгы

Николай Копаров – «Борнак» җәмгыятенең алыштыргысыз шоферы

«Борнак» җәмгыятенең алыштыргысыз шоферы ул, диләр Николай Копаров хакында.

Армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан техникага утыра ул. Башта «ЗИЛ»да, аннары «ГАЗ-52» һәм «ГАЗ-53» машиналарында эшли. Техниканың иске булуы да куркытмый Николай аганы, аның кулына эләккән машиналар җырлап кына эшли.

- Бүгенге көндә аның төп эше ындыр табагында, аннан тыш чәчү вакытында симәнә ташу бурычы да йөкләнә үзенә. Елның 365 көнен эшли торган уңган шоферыбыз ул, - дип горурлана баш инженер Рөстәм Сабиров.

250

Нет комментариев