«Якты юл» хуҗалыгының алдынгы комбайнчысы Рифат Бариев вымпелга лаек булды.
“КЗС-812” комбайнын иярләүче Рифат Бариев инде ничәнче елын алдынгылыкны бирми. Район башлыгы тапшырган вымпел исә аның тырыш хезмәтенең нәтиҗәсе. “Елына карата уңыш начар булмады, без үзебездән торганның барысын да эшләдек”, ди Рифат Бариев. Вакыт белән исәпләшми тырышып хезмәт куюыгыз, райондашларыбызны икмәкле иткәнегез өчен зур рәхсәт сезгә!

Фото: баш мөхәррир
Нет комментариев