- Фермабыз ялт иткән, чиста, барлык кешегә дә күрсәтергә була, - ди үзенә генә хас елмаю белән Салавыч Сәрдегәне фермасы хуҗасы Җәүһәрия Сабирова.
Узган җәйдә килгәндә барлык савым сыерларын Салавыч фермасына күчереп, сүтә ала торган бар нәрсәне сүткәч, ташландык хәлдә күргән 200 савым сыерына исәпләнгән әлеге торакны бу халәттә булуына, дөрестән дә бик ышанасы килмәде.
Тәрәзәләргә кадәр ап-ак пластиктан эшләнүе бинага үзенә бер аерым яктылык өсти. 5 миллион сумнан артык тотылган чыгымнар үз-үзен җайлап аклаячак, дөрестән дә бик яхшы килеп чыкты бу ферма, дип шатлыгын яшермәде хуҗалык җитәкчесе Айнур Нотфуллин. Беренчедән, эшчеләрнеӊ хезмәт шартларын яхшырта, уӊайлата алдык, икенчедән терлекләр өчен барлык шартлар тудырылды, ди ул.
Ферманыӊ барлык җирендә пөхтәлек, чисталык, фермада эшләүче сыер савучылар яӊа якты эш урынын көндәлек тәртиптә тоталар. Фәхертдинов Рөстәм исә аларга даими ярдәм итеп тора. Колач җитмәслек агачларны кисеп, ярып, суны җылыту аӊа йөкләнгән. Семинар барышында Лилия Дәүләтшина, Фәридә Һидиятова, Җәүһәрия Сабирова, Фальянур Мөхәммәтҗанова һәм Сәрия Нәкыйпованыӊ кыска ял вакытында фотога төшерә алдык, аларныӊ һәрберсе эш шартларыныӊ күпкә яхшыруына сөенеләр.
2016 елда эш моныӊ белән генә бетмәгән, 10 миллион сумнан артык төзелеш эшләрен башкарып, Салавыч мегафермасына өстәп тагын да яктырак, сыйфатлырак итеп 200 баш танага исәпләнгән зур терлек торагын файдалануга тапшырганнар. Бу хуҗалыкныӊ эш күрсәткечләренеӊ башкаларга караганда бер башка югары булуыныӊ сере дә һәр яктан уйланылып башкарылган эш нәтиҗәседер.
Нет комментариев