Хезмәт

Балтач районы

16+
Авыл хуҗалыгы

Сарыкчылык менә кайда үрчи икән Балтачта?!

Сарыкчылыкка нокта куелды дип зар елап йөри идек, вакыт дигәнең үзенекен итә шул, сарык малы күзгә күренеп арта. Артмыйча, табышлы шул ул хәзер, корбанлыкларга әйбәт китә.

Бер яхшы сарыкны 7000 сумга саталар, 5-6 меңгә дә бар. Шулай беркөнне Сосна авылыннан үтешли дә көтүдәге сарыкларны күреп сокландым, бер бала әйткән ди бит, кара, әни, сарык, дип...Әнә шул хәлгә җитә язган идек бугай инде, авыл баласы сарык та күрми үсә торган итеп... Динебез көчәеп китеп, мөселман булганнар Корбан гаете саен (алай гына да түгел, малай туса да чалдыручылар да бар, хәтта икене) корбан чала, аш итә, күрше-күләнен, туган-тумачасын сыйлый, фәкырьләргә өләшә. Соснада өч көтү, менә бит, кайбер авылларда бер көтү дә юк, ә монда өчәү! Асраган малларының игелекләрен күреп, бәрәкәтен татырга язсын сосналыларга!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250