Үләннәр тагын да үсеп, массасы күбрәк чыкмас микән дип юкны өмет итеп, үләннәрнең картаеп сыйфаты начарлануына юл куймаган хуҗалыклар да соңгы көннәрдә сенаж хәзерләү темпы сизелерлек яхшырды.
Кышлыкка терлекләргә җитәр дип планлаштырганның яртысы чамасын запаслаучылар да бар инде. Беренче сан - салынган сенаж (тонналарда), икенчесе - планга карата процентлар чагыштырмасы.
Кама 3440 57
Арбор 2491 52
Маяк 3697 46
Кызыл юл 3100 44
Тукай исем. 2105 44
Труд 2450 41
Соңгы вакытта сенаж хәзерләүне шактый нәтиҗәле оештырган хуҗалыклар белән беррәттән, һаман нәрсәдер көтеп бу эшкә ныклап тотынмаучы хуҗалыклар да бар. 3 июльгә уртача район буенча 46485 тонна (планның 33 процеты) хәзерләнгән булса, түбәндәге хуҗалыкларның моңа керткән өлешләре бик аз. Саннарның беренчесе - әзерләнгән сенаж (тонналарда), икенчесе - планга карата процентлар чагыштырмасы.
Нет комментариев