Әтиле-уллы шофер без, ди Рамил һәм Динар Гайнуллиннар
Авыл хуҗалыгы

Әтиле-уллы шофер без, ди Рамил һәм Динар Гайнуллиннар

Балаларда хезмәткә мәхәббәт әти-әнидән күчә дип белми әйтмиләрдер. «Якты юл» җәмгыяте кырларында «ГАЗ-53» машинасында эшләүче Рамил Гайнуллин һәм «КамАЗ»да җилдерүче улы Динар белән танышу насыйп булды.

Рамил абый әлеге эшкә 36 ел гомерен багышлаган, әтисенең кул арасына кереп үскән Динар да кечкенәдән техниканы яратып, эшенең авырлыкларын уйламый шофер булып куя. Дөрес, әле нибары икенче генә елын эшли ул. Алай да калган механизаторлар арасында хөрмәткә ирешеп, әти-әнисенең йөзенә кызыллык китермәскә тырышып эшли егет.

250

Нет комментариев