Хезмәт

Балтач районы

16+
Авыл хуҗалыгы

"Урып-җыюны бу атнада төгәлләргә!" - бурыч шундый

Районда урып-җыю кампаниясе бүгенге көннәрдә дә дәвам итә. 11 сентябрьгә алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, районда 5300 гектар мәйданда урылмаган бөртекле культуралар калып бара.

Шуның 3 мең гектарын бодай тәшкил итә. Әле боларга өстәп комбайннар кермәгән 1400 гектар рапс мәйданнары да ята. Гомуми күзлекән чыгып караганда, фермер хуҗалык җирләрен дә кертеп районда барлыгы 18 % мәйданда урып-җыю эшләре башкарасы бар.
Шул ук вакытта районда беренчеләрдән булып, "Кама", "Бөрбаш", "Алга" хуҗалыклары урып-җыюны төгәлләделәр. Ә "Активист" һәм "Дуслык" җәмгыятьләре төгәлләү алдында тора.
Район башлыгы Рамил Нотфуллин бу атнада тулы куәткә эшләп, атна азагына районның барлык хуҗалыкларында да урып-җыюны тәмамларга дигән бурыч куйды. Бушап калган басуларда саламны җыйнап алу мәсьәләсен дә вакытында хәл итеп барырга чакырды. Җирне төп эшкәртүне, ягъни туңга сөрүне катгый контрольдә тотарга кирәклеген искәртте.
http://baltasi_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250