"Якты юл" җәмгыятендә техникалар язгы чәчүгә әзер (+фоторепортаж)
Авыл хуҗалыгы

"Якты юл" җәмгыятендә техникалар язгы чәчүгә әзер (+фоторепортаж)

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә ел әйләнәсе кызу урак өсте. Шулар арасында язгы чәчү кампаниясе аеруча җаваплы.

Шушы җаваплы чор алдыннан һәр ел саен урыннарда техникаларга техник тикшерү уздырыла. Быелгысы 10 марттан башланып 10 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Чираттагысы "Якты юл" җәмгыятендә үтте. Тикшерү нәтиҗәләре хуҗаларның язгы кыр эшләренә әзер булуын күрсәтте.

"Якты юл"да хуҗалык эшендә катнашачак 29 техниканы һәм аларның арбаларын җентекләп буяп, төзекләндереп, кирәкле җиһазлар белән тәэмин итеп асфальт юлга чыгарып тезеп куйганнар иде.
- Әлеге техникаларның 18е язгы чәчүдә катнашачак. Егетләр төзекләндерү эшләренә бик җитди карады. Шунысын да әйтергә кирәк, әле бит күп техника көндәлек эштә, әмма механизаторлар ремонт эшләренә тел-теш тидерми, вакытында төзеләндереп, язгы чәчүгә әзерлек эшләре алып бардылар. Тракторларны механизаторлар үзләре ремонтласа, слесарьлар Равил Муллагалиев, Илшат Шиһабетдинов, Илдар Гыйльмуллин бөртекле культуралар, кукуруз, көнбагыш чәчү агрегатларын һәм башка техникаларны, тырмаларны хәзерләде, культиваторларны төзәтте, - дип таныштырды җәмгыять инженеры Ирек Садыйков.

"Якты юл"да элек-электән техник тикшерүгә җаваплы карадылар. Әле дә шулай. Җәмгыятьнең тәҗрибәле белгечләре һәм механизаторлары үз эшләренә җаваплы карап, ремонт эшләренә беренчеләрдән булып тотыналар һәм техниканы кырга алып чыгу өчен яхшылап хәзерләп куялар.

- Техник тикшерү үткәрүнең төп максаты - тиешле документларны барлау, тракторларның һәм агрегатларның техник нормаларга туры килүен билгеләү. "Якты юл" җәмгыятендә тракторларның барысы да дәүләт теркәве үткән, иминиятләштерелгән, таныклыклары бар, - ди "Гостехнадзор" идарәсенең район бүлеге җитәкчесе Рифкать Фәхретдинов.

Авыл хуҗалыгы машиналарының техник торышына килгәндә, монда тышкы яктырту приборлары, руль системасы һәм тормозларның төзеклеге, машина маеның һәм ягулыкның акмавы, аптечкаларның тулы комплектта булуы тикшерелде. Тракторларның сигнал утлары эшли, янгын сүндергечләр, авария билгеләре... барысы да урынында. Димәк, тиздән башланачак язгы кыр эшләрендә "Якты юл"лыларның сынатмаячагы көн кебек ачык.

250

Нет комментариев